"Татарлар янә читекләр кия башлады"
Your browser doesn’t support HTML5
Казанда билгеле читекче Илдар Шәйхетдинов татарларның, бигрәк тә читтәге диаспораларның милли читекләр тектереп киүен әйтә. “Миңа бер ханым, әнисенең истәлеге итеп, ярты гасырлык читекләрен тапшырды. Алар чын күннән, ефәк җепләр кулланып, эшләнгән. Бик чыдамнар”, ди Илдар әфәнде.