Мәккә янындагы тапташта 700дән артык кеше һәлак булды

Хаҗ кылу йоласы барышында Мәккә янында чыккан этеш-тапташ нәтиҗәсендә 717 кешенең һәлак булуы, 800дән артык кешенең яралануы хәбәр ителә. Каза Корбан гаете көнне Хаҗ йоласы кылучылар таш атарга барганда булды.