Кырымда ашыгыч ярдәм станциясенә һөҗүмдә өч медицина хезмәткәре һәлак булган

Тагын ике медицина хезмәткәре яраланган.

Акмәчеттә ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә һөҗүмдә өч медицина хезмәткәре һәм бер санитар хатын-кыз үлгән. "Крым мәгълүмат агентлыгы баш табиб Лидия Прохаськога сылтама белән хәбәр итүенчә, билгесез кеше коралдан машинага ут ачкан да икенче машинада качкан.

Кырымда "Перехват" планы кертелгән.