Каталония сайлавында бәйсезлек тарафдарлары җиңә

Каталониядә тавыш бирү тәмамлануга бәйсезлек тарафдарлары урамнарга агылды

Каталония парламенты сайлавында бу төбәкнең Испаниядән аерылуы тарафдарлары җиңеп чыга.

Алар парламенттагы 135 урынның 68ен алырга мөмкин. Бу аларга 2017 елга бәйсез Каталония төзү планын тормышка ашыру эшенә керешү мөмкинлеге бирә.

Төбәкнең Испаниядән аерылуы тарафдарлары инде берничә ел дәвамында референдум оештырырга тырышып килсә дә, үзәк хакимият аларга мөмкинлек бирми.

Испания халкының 15 проценты яшәгән Каталония икътисады ил икътисадының биштән бер өлешен тәшкил итә.