Төмән университеты түләүсез татар теле курсларын башлады

Курсларны Ханисә Алишина алып барачак

Курсны тәмамлаучыларга сертификатлар биреләчәк.

Төмән дәүләт университеты татар теленә өйрәтү курсларын башлап җибәрде. Уку 30 сентябрьдән 18 декабрьгә кадәр барачак. Курсларга барлык теләүчеләр килә ала, уку түләүсез.

Дәресләрне югары квалификацияле белгеч – филология фәннәре докторы, гомуми тел белеме кафедрасы профессоры Ханисә Алишина алып барачак. Бу эштә профессорның укучылары да ярдәм итәчәк.

Тел өйрәнү төркеме һәр атнаның чәршәмбе көнендә, кичке сәгать алтыдан башлап шөгыльләнә. Курсны уңышлы тәмамлаганнарга сертификатлар тапшыралачак.