Казанда төрки шигърият фестивале башланды

Your browser doesn’t support HTML5

1 октябрь Казанда XI Халыкара төрки шигърият фестивале ачылды. Фестивальнең төп максаты – узган гасырларда иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗатын барлау белән беррәттән, хәзерге иҗат әһелләрен бер мәйданда җыю. Әдәбият елы уңаеннан үткәрелүче әлеге җыенда 20 илдән 100гә якын шагыйрь катнаша.