Теләчедәге балалар йортына телемарафонда 600 мең сум акча җыелган

Your browser doesn’t support HTML5

1 октябрьдә Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Сөючеләр фида кыла” телемарафонына нәтиҗәләр ясалды һәм өлкәннәр көне билгеләнде. Корбан гаете алдыннан “Ярдәм” вакыфы “Яңа Гасыр” телеканалында Татарстанның Теләче районындагы “Гаилә учагы” исемле балалар йортына ярдәм максатыннан телемарафон оештырган иде.