Татар җырчылары бер-берсен “Кабатла”п тамашачыны арттырмакчы

Your browser doesn’t support HTML5

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев концертларда тамашачының кимүен әйтә. Татар шоу-бизнесын әйдәүче Барс Медиа ширкәте әлеге хәлне үзгәртү максатыннан татар җырчыларын 23 октябрьдә Казанда “Кабатла” тамашасына җыя. Проектның идея авторы Гөлназ Сәфәрова һәм бу шоуда катнашачак җырчылар белән әзерлек сөйләшүе үтте.