Башкорт җырчысы Радик Юльякшин Татарстанда беренче концертын куйды

Your browser doesn’t support HTML5

7 октябрьдә Казанның филармония залында Радик Юльякшин Татарстанда беренче концерты куйды. Алып баручы да, музыкантлар да юк иде. Бары тик Радик үзе һәм тамашачылар. “Яңа формат”, дип атады моны яшь башкорт җырчысы. Тамашада өч телдә җырлар яңгырады – татарча, башкортча һәм русча.