Анкарада 97 кешене үтергән шартлау

Your browser doesn’t support HTML5

Анкарада үзәк тимер юл вокзалыннан ерак булмаган җирдә шимбә иртәсендә ике шартлауда кимендә 97 кеше һәлак булган, 400дән артык кеше яраланган. Күпләрнең хәле авыр дип хәбәр ителә. Төркия премьер-министры Әхмәт Давытоглы шартлауда һәлак булганнар рухына илдә өч көнлек матәм игълан итте. Төркия хакимияте шартлауны интихарчы оештырган дип белдерә һәм террор гамәле дип бәяли. Шартлаулар урныннан сул фиркаләр оештырган "Хезмәт, тынычлык, демократия" дип аталган тынычлык маршы үтәргә тиеш булган.