Казанда Төркия консуллыгында матәм дәфтәре ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

12 октябрь Казанда Төркия консуллыгында ике көн элек Анкарада булган террор гамәле уңаеннан матәм игълан ителде. Бина өстендәге әләмнәр төшерелде. Бина эчендә матәм дәфтәре урнаштырылды. Анда теләгән һәркем килеп кайгы уртаклашу сүзләрен язды.