Казанда беренче "Милли сәүдә маркасы" фестивале үтте

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның агросәнәгать паркында беренче тапкыр "Милли сәүдә маркасы" фестивале узды. Әлеге чарада халыкка "Татарстан продукты" бренды исемен йөртүче ит продукциясе тәкъдим ителде. Фестиваль дәүләтнең азык-төлек сәясәтен хуплап, җирле тауарларны популярлаштыру максатыннан оештырыла.