Гаяз Исхакыйның туган авылындагы музее 16 ел төзекләндерү көтә

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылыңдагы Гаяз Исхакый музеена ачылганнан бирле төзекләндерү булмаган. Халык та, туристлар да аңа әле аз килә, дәүләт тә аңа йөз белән борылмаган. Быел ул Чистай музей-тыюлыгына кертелгәч, җылыту системасын яңартабыз дип ышандырганнар.