Уфада Чуашстан мөстәкыйльлеге турында декларациянең 25 елын искә алдылар

Your browser doesn’t support HTML5

24 октябрьдә Чуашстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 25 ел тулды. Шул уңайдан Уфада ялгыз пикетлар узды. Ялгыз пикетка башкорт яшьләренең “Күк бүре” хәрәкәте җитәкчесе Азат Сәлмәнов һәм Башкорт аксакаллары шурасы сәркатибе Рәмилә Сәетова чыкты. Алар алмашлап “Чуашстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүенең 25 елллыгын котлыйбыз” дигән шигар күтәреп торды.