Таҗетдин дәҗҗалга каршы торырга чакырды

Your browser doesn’t support HTML5

Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин узган атна Уфада ислам кыйммәтләренә багышланган халыкара конференциядә Башкортстаннан меңгә якын кешенең Сүриядә “Ислам дәүләте” оешмасы сафларында сугышуы турында әйтеп, бу "экстремист-террорчыларга, дәҗҗалга каршы торырга" чакырды.