Салаватта җиде кешегә атуда шикләнелүчеләр кулга алынды

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Салават шәһәрендә утлы коралдан җиде әрмәнгә атуда шикләнелүче ике кеше кулга алынган. Аларның исемнәре әйтелми. Яраланучыларның берсе хастаханәдә үлгән. Полиция бу атышның сәбәбе милләтара низаг булмавын белдерә.