Русиянең Мисырдан Петербурга кайтучы очкычы һәлакәткә юлыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Мисыр телевидениесе Русия очыкы һәлакәткә юлыккан урыннан сурәтләр күрсәтте. Каза урынына Мисыр премьер-министры Шәриф Исмаил килде. Русиянең Мисырдан Петербурга кайтучы очкычы 20 минут очканнан соң Синай ярымутравында җиргә килеп төште. Очкычтагы 224 кешенең барысы да һәлак булды.