Новосибирски өлкә Татар мәдәният үзәгенә 25 ел

Your browser doesn’t support HTML5

Новосибирски өлкәсенең Татар мәдәният үзәге 31 октябрьдә 25 еллыгын үткәрде. Тантанага 400ләп тамашачы, үзәк оешканда башлап йөргәннәр дә, өлкәннәр дә, яшьләр дә җыелды. Бәйрәм алдыннан кунаклар "Күңелле ярминкә" белән танышты. Бараба татарларының киек аулау һәм үрчетүгә багышланган кыйммәтле тиреләр күргәзмәсе күпләрнең күңеленә хуш килде. 25 еллык уңаеннан татар халкының йолаларына багышланган семинар да үткәрделәр. Хәзер Татар мәдәният үзәге татарлар күпләп яшәгән районнар белән тыгыз элемтәдә. Авылларда халык иҗаты үрнәкләре җыя, Сабантуйлар үткәрә башлаганнар. Быел үзәк тырышлыгы белән балалар өчен беренче тапкыр "Себер сандыгы" дип аталган җәйге лагерь да оештырган булганнар, әмма акча булмаганга күп кенә районнар бу чарага балаларны җибәрә алмаган.