“Шәймиев Галәм гыйбадатханәсен дә төзекләндерсен иде”

Your browser doesn’t support HTML5

Билгеле татар рәссамы, сынчы, җәмәгать эшлеклесе Илдар Хановка 3 ноябрьдә 75 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Татарстанда тыйнак кына берничә чара үтте. Төп вакыйгаларның берсе – рәссамның Галәм гыйбәдәтханәсендә узды. Туганы Кафия ханым, бинага ярдәм сорап Миңтимер Шәймиев янына барачагын әйтте.