Тинчурин театры балаларны әкият күрсәтеп җәлеп итмәкче

Your browser doesn’t support HTML5

8 ноябрь Казанның Тинчурин театрында нәни тамашачылар өчен "Әкият китабы" әсәренең премьерасы булды. Яшь режиссер Зөлфәт Закиров белән драматург Шамил Фәрхетдинов әкият аша балаларда татар театрына мәхәббәт уятмакчы. Алар җанлы әкиятне интернеттагы сәер мультфильмнардан яхшырак дип саный.