Туристлар Мисырдан Уфага кайтарыла

Your browser doesn’t support HTML5

Дүшәмбе Шарм-әш-Шәех белән Хургададан Уфага тагын ике очкыч кайтты. Иминлекне күз уңында тотып, туристларның багажлары махсус очкыч белән Мәскәү аша аерым кайтарыла. 7 ноябрьдән Уфадан Мисырга очышлар туктатылды. Мисырга юллама алган туристларга Төркиягә барырга тәкъдим ителә. Кайберләре моңа риза түгел.