Башкорт хатын-кызлар җәмгыяте 25 еллыгын үткәрә

Әлшәй районында чәчәннәр бәйгесе. 2012

Башкорт хатын-кызлар җәмгыятенә 25 ел тулу уңаеннан Уфада "Хатын-кыз. Вакыт. Тынычлык" дигән темага фәнни гамәли конференция үтә.

13 ноябрьдә Уфаның Иҗат йортында Башкорт хатын-кызлар оешмасына 25 ел тулу уңаеннан "Хатын-кыз. Вакыт. Тынычлык" дигән темага фәнни-гамәли конференция үтә.

Чара вакытында башкорт әдәбияты күргәзмәсе эшләячәк, ханымнарның кул эшләре, халык иҗаты үрнәкләре, милли ризыклар да тәкъдим ителәчәк.

1990 елның 17 ноябрендә Уфада үткән корылтайда Башкортстанның башкорт хатын-кызлар җәмгыятен төзү турында карар кабул ителә. Оешма җәмгыятьтә хатын-кызның абруен күтәрү, иҗтимагый-сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни тормышта ролен арттыру, гаиләне ныгыту, башкорт телен, мәдәниятне, халык кәсепләрен үстерү өчен төзелә.