Татар җырчылары казаннарга бушлай музыкаль комедия күрсәтте

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда бер төркем билгеле татар җырчылары бушлай “Мәхәббәт, Кәҗә һәм башкалар-2" дигән музыкаль комедия куйды. Халыклар дуслыгы йортында узган тамашаны йөзләгән кеше карады. Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов кебек җырчыларның тамашачы соңгы елларда театр артистларына охшый баруын күрде.