Башкортстанда туым кимегән, үлем арткан

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан хөкүмәте утырышында сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бәкиров республикада балалар тууның кимүен, үлем очракларының, киресенчә, артуын белдерде. Туымның кимүен министр бала табу яшендәге хатыннар кимү белән аңлатса, үлемнең артуын авыруларга һәм төрле һәлакәтләргә бәйләде.