Русия китапханәсе Татарстанга "Шура" журналының электрон версиясен тапшырды

Your browser doesn’t support HTML5

18-19 ноябрь Казанда Русия милли китапханәсе көннәре кысаларында махсус җыеннар узды. Мәскәү кунаклары Татарстанга "Шура" журналының электрон версиясен бүләк итте. Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев белдергәнчә, Мәскәү китапханәсендә татарларга бәйле бик күп тарихи байлык саклана.