Бельгиядә террорда шикләнелгән 16 кеше кулга алынды

Брюссельнең Моленбек бистәсендә террорга каршы чара

22 ноябрь төнендә Бельгиядә террорда шикләнелгән кешеләр тоткарланды.

Бельгия баш прокуроры 16 кешенең кулга алынганын хәбәр итте. Алар барысы да Парижда 13 ноябрь кичендә булган террор гамәлләренә катнашы булырга ихтимал кешеләр. Прокуратура хәбәр итүенчә, Брюссель һәм Шарлеруа шәһәрләрендә террорга каршы 22 чара узган.

Шикле кешеләрнең өйләрендә корал һәм шартлаткычлар табылмаган. Кулга алынганнар арасында Париж һөҗүмнәрен оештыруга катнашы булуда шикләнелгән Сәләх Абдесәлал исемеле кешенең булмавы хәбәр ителә. Тикшерү аның Париждан Бельгия​гә киткән булуын фаразлый. ​

Париж террор гамәлләрендә 130 кеше һәлак булды, 350ләп кеше яраланды.