Башкортстаннан Төркиягә туристлар җибәрү туктатылды

Your browser doesn’t support HTML5

Ростуризм русиялеләрне Төркиягә ялга җибәрүне тыйганнан соң Башкортстан туроператорлары да ул илгә юлчылар җибәрү, юлламалар сатуны туктатты һәм Төркиягә җыенган кешеләргә башка илләргә баруны тәкъдим итте. Башкортстан урта һәм кече эшкуарлык оешмасы вәкиле Тимур Локманов мөнәсәбәтләрнең начараюы башка төр эшмәкәрлеккә дә зыян китерергә мөмкин дип кисәтә.