Акмәчеттә ут тәүлегенә 4 сәгать бирелә

Акмәчеттә кайбер бензин станцияләре эшләми

Акмәчет шәһәр хакимияте хәбәр итүенчә, электр 10 сәгатьтә бер тапкыр 2 сәгатькә бирелә.

Кырым 20 һәм 22 ноябрь Украинадан электр бирү юллары өзелгәннән бирле гадәттән тыш хәл режимында яши. Акмәчеттә ут 10 сәгатьтә бер тапкыр 2 генә сәгатькә бирелә. Шәһәр башлыгы Геннадий Бахарев сүзләренә караганда, кайвакыт 2 сәгать тә булмый.

Зур ширкәтләр эшләми, троллейбуслар йөрми, мәктәпләр һәм балалар бакчалары ябык. Миллион ярымлап кеше электрсыз калды.

Атнакич көнне "Укрэнерго" дүрт электр баганасының берсен төзәтте, әмма аннан электр җибәрүгә һәм калганнарын төзәтүгә блокада активистлары каршы чыга. Сентябрьдән бирле азык-төлек блокадасын башлаган һәм ноябрьдә энергия блокадасын оештыручыларның җитәкчесе Ленур Ислямов "112 Украина" каналына, Украина очучысы Надежды Савченко һәм Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзне азат итү турында сөйләшүләр башлангач кына электр юлларын торгызып булачак, дип белдерде.