Русия хөкүмәте дәүләт заказы нигезендә чит илдән дарулар кертүне тыйды

Чит илдән дару китерү өчен кимендә ике мөрәҗәгать булганда, дәүләттән заказ бирүче алардан баш тартырга тиеш.

Русия хөкүмәте дәүләт заказы нигезендә чит илләрдән дарулар алуны тыйды. Бары тик Евразия икътисад берлеге генә (Русия, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан) искәрмә булып тора. Әлеге карар хөкүмәт сайтында урын алган.

Әгәр чит илдән дару китерү өчен кимендә ике мөрәҗәгать булганда, тыю карары үз көченә керә.

Документка күрә, әлеге карар илдә дару җитештерү үсешен алга җибәрүгә юнәлгән һәм бары дәүләт заказларына гына кагыла.

Русия сәгәнать һәм сәүдә министрлыгының чит илләрдән дарулар кертүне чикләү өлгесе 2015 елның февраль башында чыгарылган иде һәм анда шулай ук ул чит ил медицина техникасыннан баш тарту да кергән иде. Сентябрьдә Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Русиядә кирәкле дәрәҗәдәге медицина техникасы барлыкка килгәнче, чит илнекеннән баш тартачагын кире какты.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чит илләрдән медицина җиһазларын кертү тыелу карарының медицина сыйфатын тагын да төшерәчәк дип белдергән иде.