Татар җырчылары күпбалалы авыру анага ярдәм концерты оештырды

Your browser doesn’t support HTML5

3 декабрь Казанның “Сәйдәш” мәдәният йортында, Әлмәт шәһәрендә яшәүче күпбалалы әни – Роза Фәтхиевага “Йөрәктән йөрәккә” дигән ярдәм концерты оештырылды. Аңа дүртенче стадия меланома (яман шеш) диагнозы куелган. Роза ханымның туганнары ярдәм сорап Татарстан хөкүмәтенә дә мөрәҗәгать иткән.