Русия чикләүләре Башкортстанның Төркия белән бәйләнешләренә зур зыян китерә

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанда Төркия белән бәйләнешләр өзелүгә бик борчылалар. Барлык уртак мәдәни проектлар гына туктап калмый, Русия хакимиятенең карарлары икътисади өлкәдә дә бу ил белән бәйләнешләргә зур зыян салачак. Башкортстандагы тауар әйләнешенең алты проценты Төркиягә туры килә.