Камил Саттаров: "Татар дигән халык җир йөзендә югалмасын иде!"

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында режиссер, атказанган мәдәният эшлеклесе Камил Саттаровның 80 яшьлек юбилей кичәсе үтте. “Явыз Иваннан соң 600 ел көрәшеп, телебезне саклап калганнар икән, безнең уңган, булган, эшлекле, акыллы татар дигән халык җир йөзендә югалмасын иде” диде юбиляр.