Тинчурин театрында "Өченче бүлмәдә эт яши" премьерасы узды

Your browser doesn’t support HTML5

10 декабрьдә Казанның Тинчурин театрында Рөстәм Мингалим пьесасы буенча “Өченче бүлмәдә эт яши” спектакленең премьерасы узды. Спектакльнең төп проблемасы – гаиләдәге ир белән хатын мөнәсәбәтләре. Режиссер Резедә Гарипова фикеренчә, гаилә һәм мәхәббәт темалары яктыртылмаса, театр гомумән яши алмаячак.