Казанда велосипед тарихы музее ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

12 декабрьдә Казанда велосипед тарихы музее ачылды. Ул Бауман урамында "Родина" сәүдә үзәгендә урнашкан. Биредә 1869 елдан бирле Англия, Германия, Латвия, Русия, Франция, Швейцария, Япониядә ясалган 50ләп велосипед урын ала. Шулай ук музейда велосипед тарихын яктырткан документлар, материаллар бар.