Зәки Вәлидигә каршы белдерүләр элек тә булды

Your browser doesn’t support HTML5

Зәки Вәлидине фашистлар белән бәйләнештә торган дип гаепләүләр РЕН-ТВ каналы тапшыруына кадәр дә булган иде. 2009 елда Русия Думасында "Бердәм Русия" фракциясе вәкиле, Башкортстаннан депутат Андрей Назаров Русиядә "үткәне караңгы булган тарихи шәхесләрне зурлау" эше бара, "Ваффен-СС" мөселман берләшмәләрен туплауда катнашуына карамастан, Башкортстанда Зәки Вәлиди эшчәнлеген күпертү дәвам итә", дип белдерде.