Акмәчеттә төрек тауарлары сатучы кибет ябылды

Your browser doesn’t support HTML5

Акмәчеттә дистә елдан бирле эшләп килгән, Төркиядән китерелгән тауарларны, күбрәк савыт-саба саткан "Shen" кибете ябылган иде. 14 декабрьдә ачылачагы көтелгән бу кибет шулай да ачылмады. Азатлык радиосының кибет ачылачакмы дигән сорауна кибеттән "бәлки берничә көннән ачылырбыз" дигән җавап булды. Төркиядән китерелгән тауарлар сатылачакмы дигән сорауга, "бәлки калганнарын сатарбыз" диделәр.