Башкортстанда яман шеш авырулары бер елда 11 процентка арткан

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына нигезләнгән статистика республикада яман шеш авыруларының былтыр 11 процентка артуын күрсәтә. Яман шеш авыруларыннан үлүчеләр саны биш ел эчендә 8 процентка артан. Соңгы елларда Русиядә сәламәтлек саклау, социаль мәсьәләләр һәм мәгарифне финанслау киметелә, күбрәк акчалар кораллануга һәм хәрбиләргә җибәрелә.