Эстония Русия хәрби очкычының үз һава киңлегенә керүенә протест белдерә

Ан-72 очкычы бер минуттан да азрак булган һәм диспетчерлар белән элемтәгә кермәгән.

Русия хәрби очкычының Эстония һава киңлеген бозган өчен Таллин Мәскәүгә протест белдерде. Эстониядәге Русия илчесенә тәнкыйть җиткерелгән.

"Интерфакс"ка ВNS агентлыгы хәбәр итүенчә, Эстония саклану министрлыгы атнакич Вайндлоо утравы районында һавада рөхсәте булмаган Ан-72 очкычы барлыкка килүен әйткән.

Ул Эстония һава киңлегендә бер минуттан да азрак торган да чыгып киткән. Очу планы нигезендә ул бары тик халыкара һава киңлегендә генә очарга тиеш булган. Тәртипне бозганда Ан-72 Эстония диспетчерлары белән элемтәдә тормаган.