Иске татар бистәсендә Яңа ел ярминкәсе ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның Иске татар бистәсендә Яңа ел ярминкәсе башланды. Оештыручылар кул эшләнмәләре, милли бизәкле кышкы аяк киемнәре дә тәкъдим итүче ярминкәгә 90 мең турист килүен көтә.

25 декабрь кичендә Казанның Мәрҗани урамында Яңа ел ярминкәсе башланды. Кабан күле яры буенда оештырылган чарада кыш бабай һәм кар кызы катнашында башта чыршы утлары кабызылды, аннан җырлы-биюле тамаша куелды.

Ярминкәгә килүчеләргә шулай ук, Казан һөнәрчеләренең кул эшләнмәләре, милли бизәкле кышкы аяк киемнәре, милли ризыклар да тәкъдим ителде.

Иске татар бистәсе җитәкчесе Марат Усманов, бу ярминкәне оештыруның төп максаты - бәйрәм уңаеннан Казан халкының күңелен күтәрү һәм Казанга туристлар җәлеп итү, дип әйтте.

"Беренче мәртәбә узган ел уздырылган әлеге ярминкәне 22 мең кеше килеп күргән иде. Быел исә без бу ярминкәгә 90 меңләп турист көтәбез. Хәзер инде Казанны беләләр, таныйлар. Бу ярминкә исә башкалабызны тагын да киңрәк таныту өчен хезмәт итә", дип белдерде.

Иске татар бистәсендәге Яңа ел ярминкәсе 7 гыйнварга кадәр көндезге өчтән кичке тугызга тикле ачык булачак.