Казанда Рөстәм Яхин һәм Һади Такташка һәйкәл куелачак

Һади Такташның кабере

Рөстәм Яхин һәм Һади Такташка һәйкәл кую өчен 12 миллион сум акча тотарга җыеналар.

Казанда композитор Рөстәм Яхин һәм шагыйрь Һади Такташка һәйкәл куелачак. Һәйкәлләр 2016 елның июленә әзер булырга тиеш.

Яхинга һәйкәлне Олы Кызыл урамындагы скверга, ә Һади Такташка Сәлимҗанов һәм Такташ урамнары чатына куячаклар. Һәйкәл тирәсенә эскәмияләр урнаштырачаклар, куаклар һәм чәчәкләр дә утыртачаклар.

Казан хакимияте әлеге һәйкәлләрне кую өчен 12 миллион сум акча тотарга җыена.