Төрек хакерлары Русия элемтә министры Instagramына үтеп кергән

Николай Никифоров Instagramына хакерлар урнаштырган сурәтләр

Русия элемтә министры Николай Никифоров Instagramында Төркия әләме, төрек җитәкчеләре һәм Русиянең бәреп төшерелгән Су-24 очкычы фотолары пәйда булды.

Министрның әлеге социаль челтәрдәге хисабына төрек хакерлары үтеп кергән булырга охшый. 3 гыйнварга каршы төндә министр хисабында киберһөҗүмнең "Börtecine Siber Tim" исемле хакерлар төркеме тарафыннан башкарылганлыгы турында хәбәр чыкты.