"Урыс дөньясы" идеологы Дугин шигыйлар белән берләшеп согудиләр режимын юк итәргә чакыра

Тәһранда имам Намр ән-Нимраның үтерелүенә протест чарасы, 2016 елның 4 гыйнвары

Евразианнар хәрәкәте һәм "урыс дөньясы" идеологы Александр Дугин сөнниләр белән шигыйлар арасындагы киеренкелекне Русия файдасына борырга чакырды.

Танылган шигый имамы Намр ән-Нимраны җәзасыннан соң Согуд Гарәбстаны белән Иран арасында башланган киеренкелек көч куллану һәм ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләрнең өзелүенә китерде.

Хәзерге евразияннарның төп рухи җитәкчесе Александр Дугин үзенең Facebook сәхифәсендә, Намр ән-Нимраны "шәһит" дип атады, "Русия Иранга теләктәшлек күрсәтеп Согуд Гарәбстандагы американ режимын бәреп төшерергә ярдәм итәргә тиеш", дип язды.

"Шигыйлар белән теләктәшлек, Сүрия, Гыйрак, Йәмән, Баһрәйндагы уртак дошманнарыбыз - (сөнни) исламчыларга каршы бергә сугышу - безнең урыс буларак бурычыбыз. Урыс-шигый берлеге ул геополитика генә түгел, бу тирән дини туганлык. Согуд Гарәбстандагы американ яклы режим юк ителергә тиеш. Бу евразиян фәтвә", дип яза Александр Дугин.

Русия мөселманнарының күпчеле сөнни булуын исәпкә алганда, Дугинның бу белдерүе аның идеологиясе кебек үк каршылыклы була ала. Элек КГБда эшләгән, берничә тел, шул санда ивритны белгән Дугинның фашизм хәрәкәте белән кызыксынганы билгеле. Аның үзен “православ фашисты” дип атавы да мәгълүм.

2014 елда Украина инкыйлабыннан соң Дугин илдәге яңа хакимияткә каршы сугышырга чакырды һәм: "Үтерергә, үтерергә, үтерергә! Бүтән бернинди дә сөйләшеп торулар булырга тиеш түгел. Профессор буларак, мин шулай уйлыйм" дигән иде.​

Тәһрандагы Согуд Гарәбстан илчелегенә якшәмбе көнне һөҗүм булды. Бер көн алда Согуд Гарәбстанда имам Намр ән-Нимра һәм шигый азчылыкның 46 вәкиле үлем җәзасына тартылды.