Башкортстанда "Сода" Гомәр яткылыгына юл сала башлады

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Ишембай районындагы Көзән авылы янында куәтле техника Гомәр яткылыгына юл сала башлады. Авылдагы күпсанлы эшсезләр Гомәр яткылыгы эшкәртеләчәге турында хәбәр таралуга механизатор булып эшкә урнаша башлаган. Биредә яшәүчеләрнең бер өлеше, яткылыктан акшан чыгару башланса, эшсезлек кимер иде дип өметләнә. Башкортстандагы "Сода" ширкәте биредән йөзләгән миллион тонна чимал алырга өметләнә.