Германия эчке эшләр министрлыгы 31 декабрь төнендә Кельнның тимер юлы вокзалы каршындагы мәйданда хатын-кызларга каршы көч кулланган ирләр арасында мигрантлар булуы турында белдерде. Һөҗүмнәрга катнашы булуда шикләнелгән 32 кеше табылган, аларның 29зы мигрантлар. Ике кеше кулга алынды, аларның кесә телефоннарында Кельн вакыйгаларыннан видеолар табылган.
Яңа ел төнендә 400-500ләп исерек ир кеше мәйданда җыелып, петардалар аткан. Полиция аларның кешеләргә атылганын хәбәр итте. Кешеләр саны меңнән арта башлагач полиция аларны таратты. Ирләр шәһәр буйлап таралып хатын-кызларга бәйләнде. Полициягә хатын-кызлардан әйберләре урлануы, талаулар һәм бәйләнүләр турында 120ләп шикаять тапшырылган. Алар арасында көчләнгән хатын-кызлар да бар. Германия җитәкчелеге һөҗүм итүчеләр арасында мигрантлар булса, алар илдән куылачак, дип кисәтте.