Казандагы Төркия консуллыгы: Русия ватандашларына Төркиягә виза кертелми

Төркиянең бодрум һава аланы

Төркиянең Европа Берлеге белән килешү имзалавы нәтиҗәсендә 2016 елда Русия ватандашлары өчен Төркиягә виза кертелә, дигән хәбәрне Казандагы консуллык кире какты.

Төркиянең Казандагы консуллыгы 2016 елда Русия ватандашларына Төркиягә килү өчен виза кертелә, дигән хәбәрне кире какты. Русиядә 1-10 гыйнвар көннәрендә бәйрәмнәр сәбәпле консуллык ябык.

"Визалар турында ачыклап үзебезнең Facebook сәхифәсендә язачакбыз", дип белдерде Азатлыкка консуллык рәсмие.

Төркиянең мәгълүмат чаралары, Европа Берлеге белән имзаланган "Визалар турындагы" килешү нигезендә, 2016 елның 1 июненнән 89 ил ватандашына Төркиягә виза кертеләчәк, дип хәбәр итте. Бу исемлектә Европа Берлегенә кермәгән илләр, шул санда Русия дә бар. Моннан тыш исемлеккә Төркия белән тыгыз элемтәдә торган төрки милләтләр яшәгән Албания, Азәрбайҗан, Босния, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан бар.

Төркиянең Азәрбайҗандагы илчелеге дә бу хәбәрне кире какты. Төркиянең тышкы эшләр министрлыгында җомга көнне әлеге яңалыкны раслаучы да, кире кагучы да табылмады.

Төркиянең Европа Берлеге белән якынлашуы өчен Брюссель белән имзаланган чираттагы килешү Төркиягә виза режимын көчәйтү таләбен куярга мөмкин. Үз вакытында бу адымны Русия ватандашларына виза кертергә теләмәгән Болгарстан, Чехия кебек илләр дә ясарга мәҗбүр булды.