Дэвид Боуи вафат
Your browser doesn’t support HTML5
Британиядә XX гасырның иң танылган рок музыкантларының берсе Дэвид Боуи вафат булды. Боуи 69 яшендә яман шештән китеп барды. 50 еллык иҗаты дәвамында аның 140 миллионнан артык кассета һәм CDлары сатылган. 8 гыйнвар ул үзенең туган көнендә яңа альбомын тәкъдим иткән иде.