Каталониянең яңа башлыгы Карлес Пьюджмонт Испаниядән аерылу яклы

Карлес Пьюджмонт(с) һәм Артур Мас

Яңа җитәкче итеп Жирона мэры 53 яшьлек сайланды. Ул Каталониянең Испаниядән бәйсезлеккә ирешү тарафдары.

Каталония хөкүмәтенең яңа башлыгы итеп 53 яшьлек Карлес Пьюджмонт (Carles Puigdemont) сайланган. Ул Каталониянең Испаниядә аерылуы тарафдары булып тора.

Каталония парламентындагы тавыш бирү нәтиҗәләре якшәмбе төнлә билгеле булды, чөнки төнге 12кә кадәр аны хәл итү кирәк иде.

Пьюджмонтны 70 депутат яклады, 63 каршы тавыш бирде.

Сентябрьдә төбәк сайлавында җиңгән, әмма парламентта күпчелеккә ирешә алмаган Сепаратист партияләр альянсы «Халык бердәмлеге намзәтләре» партиясе вәкилләре белән Каталония президенты намзәте мәсьәләсендә озак вакыт килешә алмады. Бу оешма автономиянең элекке башлыгы Артур Маска яклау белдермәде һәм нәтиҗәдә Мас шимбә көнне вазифадан китүен белдерде һәм үз дәвамчысы итеп киң җәмәгатьчелеккә бик үк таныш булмаган сәясәтче, Жирона мэры Карлес Пьюджмонтны калдырды.

Ноябрь аенда Каталония парламенты автономиянең 2017 елга Испаниядән аерылу процессын башлауга хуплау белдергән иде.

Якшәмбе Испания премьер-министры Мариано Раһой илнең бөтенлеге өчен көрәшне дәвам итәчәген тагын бер тапкыр кабатлады.

"Хөкүмәт Испания суверенитеты һәм бердәмлегенә зыян салачак гамәлләргә юл куймаячак", диде Раһой.

Кайбер яклары белән Татарстанны яки Башкортстанны хәтерләткән, 7,5 миллион халкы булган Каталониядә соңгы елларда бәйсезлек омтылышлары көчәя бара. Испанчадан аерым үз теленә ия Каталония донор төбәк буларак кеременең, Татарстанныкы кебек үк булмаса да, зур гына өлешен федераль үзәккә җибәреп бара һәм Испаниядәге икътисади кризис вакытында бәйсезлеккә чакыручыларны яклау артып китте.

Каталониягә күбрәк вәкаләт бирүче 2006 елгы канунның 2010 елда конституция мәхкәмәсе карары белән гамәлдән чыгарылуы аерылу тарафдарларының тәвәккәллеген тагын да ныгытты.

2014 елда Каталония бәйсезлек турында рәсми референдум уздырырга җыенса да, хөкемдарлар андый референдум конституциягә каршы килә, чөнки бәйсезлек мәсьәләсендә карарны бөтен Испания сайлаучылары бергәләп чыгарырга тиеш диде.

Шулай да 2014 елның ноябрендә Каталония символик булса да референдум уздырырга карар итте һәм сайлаучыларның 37 проценты катнашкан ул референдумда бәйсезлекне хуплап тавыш бирүчеләр 80 проценттан артып китте.