Уфада башкорт теле һәм әдәбияты олимпиадасы уза

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада башкорт теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада уза. Анда Оренбур, Чиләбе, Курган өлкәләреннән дә укучылар катнаша. Олимпиада башкорт мәктәпләре, башкорт телен туган тел буларак һәм телне дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр арасында үткәрелә. Олимпиадада җиңүчеләргә республика югары уку йортларына укырга кергәндә өстенлек биреләчәк.