Төзелеш чокырында туңып үлгән егет телефон аша ярдәм сорап өзгәләнгән

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан халкы Иглин авылында 29 яшьлек егетнең төзелеш чокырында туңып үлүен зур борчылу белән кабул итте. Беренчедән, бу турыда мәгълүмат шушы көннәргә кадәр яшерелә килгән. Икенчедән, махсус хезмәтләрнең мондый шартларда эшли белүенә шик туды. Һәлак булган егет иртәнге бишкә кадәр телефон аша элемтәдә булып ярдәм сораган. Аның туганнары тиешле оешмалардан бернинди ярдәм булмаганлыгын әйтә. Бу эшне тикшерү башланды.