Приморьеда ике балалар йортында эшләүчеләргә өч ай хезмәт хакы түләнмәгән

Новосибирскида балалар йорты

Владивосток һәм Партизанскида балалар йортларында эшләүчеләр ноябрьдән бирле хезмәт хакы алмаган, дип хәбәр итте Приморье һөнәр берлекләре федерациясе.

Приморьеда ике балалар йорты хезмәткәрләренә өч миллион сумнан артык эш хакы түләнмәгән. Владивостоктагы балалар йортында эшләүчеләр хезмәт хакын ноябрьдән бирле алмаган, Партизански шәһәрендәге махсус коррекция мәктәбе-интернат укытучылары һәм тәрбиячеләренә декабрь өчен түләнмәгән. Бу хакта Приморье һөнәр берлекләре федерациясе сәхифәсендә хәбәр ителгән.

Владивостоктагы балалар йортында 18 яшькә кадәрге 70 бала тәрбияләнә. Аларны караучылар Яңа елга кадәр һөнәр берлегенә һәм прокуратурага язарга курыкканнарын әйтте. Ике уку йорты да тулысынча бюджеттан финанслана.

Дальногорски шәһәрендәге "Бор" исемле казылма байлыклар һәм химия ширкәтендә эшләүчеләргә хезмәт хакы бурычы 9.5 миллион сум. Уссурийскиның машина төзү берләшмәләрендә кешеләр дүртәр сәгатьлек эш көненә күчерелгән.